В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Россия Президенты билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта «Мәскәү – Санкт-Петербург» югары тизлекле тимер юл магистрале буенча проект эшләре алып барыла
Фото kremlin.ru дан алынды
Югары тизлекле «Мәскәү – Казан» тимер юл магистрале гамәлгә ашырылачак, дип белдерде йомгаклау матбугат конференциясе белән берләштерелгән туры линия вакытында Россия Президенты Владимир Путин.
Дәүләт башлыгына сорауны «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе хезмәткәре Динә Газалиева туры линия вакытында бирде. Журналист президентка М-12 трассасын ачу өчен рәхмәт белдерде һәм Казан белән Мәскәү арасында югары тизлекле тимер юл салыначакмы, дип кызыксынды.
«Әлбәттә, төзиячәкбез. Хәзерге вакытта «Мәскәү – Санкт-Петербург» линиясендә проект эшләре алып барыла, һәм «Мәскәү – Казан» юнәлеше дә гамәлгә ашырылачак», - дип ассызыклады Владимир Путин.
Исегезгә төшерәбез, М-12 трассасы 2023 ел ахырында ачылган иде. Ул Татарстанның Кайбыч, Апас, Югары Ослан, Лаеш һәм Питрәч районнары территорияләре аша уза. Республикада автомобиль юлының озынлыгы 142 чакрымны тәшкил итә. Магистральне ачу Казаннан Мәскәүгә бару вакытын ике тапкырга диярлек кыскарткан – хәзерге вакытта юлда 12 сәгать урынына 6,5 сәгать вакыт уза.