Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.03.2018, 14:46

В.Путин: “Казандагы Математика үзәге ватан математика мәктәбенең өстенлеген ныгытырга ярдәм итәчәк”

Федераль Җыенга еллык юлламасында Россия Президенты фундаменталь фәнгә булышлык итәргә чакырды.

(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче март). Казандагы Халыкара математика үзәге ватан математика мәктәбенең өстенлеген ныгыту коралы буларак хезмәт итә, дип билгеләп үтте Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга еллык юлламасында.

“Ватан математика мәктәбенең өстенлеген ныгытырга кирәк. Цифрлы икътисад чорында бу көчле конкурентлык сәләте булып тора. Моның өчен халыкара математика үзәкләре мәйданчык булып хезмәт итәчәк. Бүген алар Казанда һәм Новосибирск шәһәрендә бар”, - диде ил башлыгы һәм тиздән мондый үзәкләрнең Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Сочида ачылачагын искәртте.

В.Путин шулай ук фундаменталь фәнгә булышлык итәргә кирәклеген билгеләп үтте. Аның сүзләре буенча, соңгы елларда аның потенциалын үстерүгә ирешелде һәм күп кенә юнәлешләр буенча алдынгы урыннырга чыгарга мөмкин. Ул, соңгы еллар эшләнмәләренә нигезләнеп, фәнни проектларны гамәлгә ашыруның яңа дәрәҗәсенә чыгарга чакырды.

“Фәнни-белем бирү үзәкләре тулы куәтенә эшләргә тиеш. Алар университетлар, академик институтлар һәм югары технологияле компанияләрнең мөмкинлекләрен берләштерәчәк. Мондый үзәкләр Казан, Самара, Томск, Новосибирск, Екатеринбург, Төмән, Владивосток, Калининград һ.б. шәһәрләрдә барлыкка килә башлады”, - диде Россия Президенты. Ул билгеләп үткәнчә, аларны зур проектларны гамәлгә ашыруга юнәлетргә кирәк. Шул исәптән, геном тикшеренүләр өлкәсенә дә.

Барлык яңалыклар