Казан май комбинаты үзе җитештергән джем һәм соуслар биргән.
Фото: «Нәфис» компанияләр төркеме матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 30 нчы март). Казан май комбинаты ТР башкаласының аз керемле кешеләре өчен бушлай кайнар туклану пунктларына үз җитештергән бер тонна джем һәм соус тапшырган.
1 меңнән артык упаковка соус һәм 3 меңнән артык упаковка джем алты кайнар туклану пункты арасында бүленәчәк, дип хәбәр итә «Нәфис Косметикс» компанияләр төркеме матбугат хезмәте.
Кайнар туклану пунктлары көн саен түбәндәге адреслар буенча эшли: Борхан Шаһиди ур., 26, Авангард ур., 58, Симонов ур., 3, Фучик ур., 52, Гудованцев ур., 6, Липатов ур., 6. Мохтаҗлар өчен төшке ашларны 11:00 дән 14:00 гә кадәр тараталар.
Исегезгә төшерәбез, проект 2021 елның гыйнварында старт алды. Бу вакыт эчендә 320 меңнән артык кайнар ризык порциясе таратылган. Проектка дистәдән артык иганәче – компанияләр һәм шәхси затлар кушылды.