Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.01.2022, 16:10

«Юату» психология хезмәтендә казанлылар өчен онлайн консультацияләр эшли башлады

Ярдәм гаилә проблемалары, кризислы хәлләр, борчулы вакытлар, начар гадәтләргә бәйлелек чорында күрсәтелә.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче гыйнвар). Казанлылар психологик ярдәм сорап Казан епархиясе каршындагы «Юату» хезмәтенә мөрәҗәгать итә ала. Консультацияләр офлайн да, онлайн да үткәрелә. Ярдәмне гаилә проблемалары (ир белән хатын, әти-әни һәм балалар арасында катлаулы мөнәсәбәтләр), кризис чоры, борчулы хәлләр, ковид белән авырганнан соң барлыкка килгән синдром, стресс, аналарның куркуы һәм борчылуы, алкоголь, наркотик һәм башка әйберләргә бәйлелек булганда алырга мөмкин.

Консультацияләр Рус чиркәве җәфа чигүчеләре һәм тәүбә кылучыларының Казан гыйбадәтханәсе каршында (Мәскәү урамы, 39) уза. Онлайн-консультацияләр WhatsApp, Skype һәм Zoom кушымталары аша үткәрелә, дип хәбәр ителә Татарстан митрополиясе сайтында.

Консультациягә 7(904)667-21-44 телефоны буенча язылырга мөмкин. Шалтыратулар көн саен 8:00 дән 19:00 гә кадәр кабул ителә.

Консультация өчен алынган акчалар «Шәфкать – Казан» епархия хезмәтенең социаль проектларын гамәлгә ашыруга тотыла.

Барлык яңалыклар