В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Сорауларга шәһәр Мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Илмира Уразова җавап бирәчәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 31 нче март). Бүген «Вконтакте» туры эфирында казанлылар балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә гариза бирү кагыйдәләре турында беләчәк. Сорауларга Мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Илмира Уразова җавап бирә.
Туры эфир Казан Мэриясенең «Вконтакте» социаль челтәрендәге рәсми аккаунтында уза. Шәһәр халкына баланы балалар бакчасына яки мәктәпкә кабул итү өчен гаризаны кайда һәм ничек бирергә мөмкин булуы, моның өчен нәрсә кирәклеге һәм быел кабул иткәндә нинди яңалыклар гамәлдә булуы турында сөйләячәкләр.
Трансляция 16:00 дә башлана.
Исегезгә төшерәбез, 1 нче апрельдә Казанда беренче сыйныфка кабул итү һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен комплектлау башлана.