Узган ел Казанда законсыз урнаштырылган 168 күшәкне сүткәннәр
2024 елда Казанда законсыз урнаштырылган 168 сәүдә күшәкне сүткәннәр — 2020 елга караганда ике тапкырга якын кимрәк. Бу шәһәрдә законсыз объектларның калмавы белән бәйле. Шәһәр кагыйдәләрендә каралган сүтү тәртибе дә үзгәрде — әгәр элегрәк бу эш өч атна вакытны алган булса, хәзер эшләр бер көн дәвамында үткәрелә. Бу хакта Кулланучылар базары комитеты рәисе Руслан Фазылянов 2024 ел нәтиҗәләре буенча хисабында сөйләде. Докладны мэр Илсур Метшин тыңлады.

Чыгыш ясаучы сүзләренчә, шәһәрдә вакыты-вакыты белән сәүдә күшәкләрен законсыз урнаштыралар. Хәзер муниципаль җирдә урнашкан 48 объект сүтелергә тиеш. Тиздән аларның барысын да сүтәчәкләр.

Кайбер намуссыз эшмәкәрләр күшәкләрне йорт яны территорияләрендә урнаштыралар. Бүгенге көндә шундый 128 объект исәпләнә. «Алар белән район администрацияләре белән бергә идарәче компанияләр аша көрәшәбез. Эш дәвам итәчәк», — дип ышандырды Руслан Фазылянов.

2024 елның төп үзгәреше — сүтүнең яңа тәртибе. Әгәр элегрәк эшләр өч атнага кадәр җиткән булса, хәзер күшәкне бер көн эчендә сүтергә мөмкин. «Шуның нәтиҗәсендә беренче тапкыр яңа ел алдыннан салют сатучыларның законсыз җиде күшәген җимерергә мөмкин булды. Алар объектларны ел ахырына өч атна кала куюдан файдаланганнар һәм аларны җыярга өлгергәннәр», – дип белдерде спикер.

Узган елда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Татарстан Республикасы Административ хокук бозулар кодексына «Сәүдә кагыйдәләрен бозу» 3.2 маддәсе буенча штраф санкцияләрен арттыру өлешендә үзгәрешләр кертте. Хәзер физик затлардан беренче хокук бозуда 4 мең, ә юридик затлардан 250 мең сум түләтәләр.

Узган ел сәүдә кагыйдәләрен бозган өчен барлыгы 2079 карар чыгарылган. 5,9 млн сумлык штраф салынган; шуларның 3,8 млн сумы түләтелгән.

2025-01-24T13:35:00+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.