Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.02.2023, 13:38

Узган ел 8,5 мең татарстанлы гариза бирмичә генә инвалидлык буенча пенсия рәсмиләштергән

Түләүләр Федераль инвалидлар реестры мәгълүматлары нигезендә исәпләнгән.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 20 нче февраль). Узган ел ТР Социаль фонды элек пенсионер булмаган 8,5 мең татарстанлыга инвалидлык буенча пенсияләр билгеләгән. Түләүләр Федераль инвалидлар реестры мәгълүматлары нигезендә гариза бирмичә рәсмиләштерелгән.

Социаль фонд гаризасыз пенсияне исәпләү турындагы карарны медик-социаль экспертиза бюросы мәгълүматлары буенча кабул итә – белгечләр мәгълүматны инвалидлар реестрына җибәрәләр, шуннан соң Социаль фонд 5 эш көне дәвамында түләүләрне рәсмиләштерә. Халыкка билгеләнгән пенсия турындагы хәбәрнамә дәүләт хезмәтләре порталында яки почта аша шәхси кабинетка җибәрелә.

Пенсия элек Социаль фонд билгеләгән түләүләрне тапшыру ысулы белән үк бирелә. Әгәр фонд линиясе буенча түләүләр булмаса, татарстанлыларга дәүләт хезмәтләре порталында, социаль фондның клиентлар хезмәтендә яки КФҮтә шәхси кабинетта пенсия алу ысулын сайларга кирәк. Моны шулай ук законлы вәкил ярдәмендә эшләп була.

Пенсияләр билгеләүдән тыш, Социаль фонд яшәүчеләргә проактив форматта түләүләрне яңадан исәпли һәм аларга социаль пособиеләр, шул исәптән айлык акчалата түләү һәм социаль хезмәтләр җыелмасын билгели. Соңгысына дарулар, медицина әйберләре, шифаханәгә юллама, шәһәр яны электричкаларында бушлай йөрү керә.

ТР Социаль фондының матбугат хезмәте инвалидлык буенча пенсия инвалидлык билгеләгәнче пенсионер булмаган кешеләргә билгеләнүен искәртә. Әгәр инвалидлык пенсия алган кешегә рәсмиләштерелсә, аңа өстәп айлык акчалата түләү билгеләнә.

Бөек Ватан сугышында катнашучылар, «Блокадалы Ленинградта яшәүче» билгесе булган гражданнар һәм хәрби җәрәхәтләр аркасында инвалид булганнар бер үк вакытта инвалидлык һәм картлык буенча 2 пенсия ала алалар.

Барлык яңалыклар