Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
08.08.2019, 16:36

Казанда Физкультурачылар көне программасына үзгәрешләр кертелде

Бәйрәм Горький паркында, Спортның су төрләре сарае янындагы парковкада, пляж спорт төрләре үзәгендә һәм Казансу акваториясендә узачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче август). Казанда Физкультурачылар көне программасына үзгәрешләр кертелде. Бәйрәм Горький паркында, Спортның су төрләре сарае янындагы парковкада, пляж спорт төрләре үзәгендә һәм Казансу акваториясендә узачак.

Төп вакыйгалар үзәк мәйданда – Горький исемендәге паркта булачак. Биредә 9.15 сәгатьтә шәһәр халкын зумба белән шөгыльләнүгә көтәләр, 9.25 сәгатьтә яшь спортчыларның чыгышлары башлана, теләге булган һәркем 9.40 сәгатьтә фитнес-зарядкага кушыла ала, ә 10.00 сәгатьтә чараның ачылу тантанасы планлаштырылган. Биредә шәһәрнең гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары Спартакиадасы җиңүчеләрен һәм призерларын, шулай ук спорт ветераннарын, физик культура өлкәсенең әйдәп баручы хезмәткәрләрен, спорт мастерларын һәм спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләрне бүләкләячәкләр.

10.00 сәгатьтән шулай ук мәйданчыкларда чаралар башланачак: спортның көч төрләре фестивале, киберспорт, шахмат буенча турнир, брейк-данс, керлинг һәм чирлидинг фестивале. Бу вакытта «Трудовые резервы» стадионында футбол буенча Казан Кубогының финал уеннары узачак.

Су спорт төрләре сарае янындагы парковкада Физкультурачылар көне кысаларында 10.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр спорт чаралары планлаштырылган. Биредә казанлылар урам баскетболында 3х3 «кызгылт сары туп» һәм «квадрат Короле» ишегалды уенында үз осталыкларын күрсәтә алачак.

Пляж спорт төрләре үзәгендә 9.30 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр пляж волейболы, гандбол һәм футбол буенча турнирлар узачак.

Ә 11.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр Казансу акваториясендә җилкән спорты буенча Казан беренчелегендә катнашучыларның ярышларын күзәтергә мөмкин булачак, дип хәбәр итә Физик культура һәм спорт комитеты.

Барлык ярышларга да теркәлү турында мәгълүматны сылтама буенча табарга була.

Барлык яңалыклар