В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров проектка мөмкин кадәр күбрәк яшьләрне җәлеп итәргә кирәк, дип ассызыклады.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 28 нче март, Алинә Бережная). Казанның 8 меңгә якын укучысы «Пушкин картасы»на ия булган. Проект кысаларында шәһәрнең мәдәният учреждениеләрендә 1 мең чара узган, 100 меңнән артык билет сатылган. Бу хакта бүген Казан Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбедә Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов хәбәр итте.
Казанның мәдәният учреждениеләре федераль проектка 2021 елның сентябрендә кушылган. Яңа программа 14 яшьтән 22 яшькә кадәрге кешеләргә мәдәни чараларга махсус карта ярдәмендә йөрергә мөмкинлек бирә. Аңа акча дәүләт тарафыннан бүлеп бирелгән, ә аларны проектта катнашучы учреждениеләрдә тотарга мөмкин, дип искәртте Азат Абзалов.
«Пушкин картасы»на ия булучылар өчен чаралар афишасы буенча «Мәдәният.РФ» порталында һәм махсус булдырылган кушымтада уңайлы навигация бар», – дип хәбәр итте докладчы. «Мәдәният учреждениеләре үз репертуарларын киңәйтә һәм яңа максатчан аудиторияне җәлеп итә, ә балаларда мәдәният турында яңа белемнәр алу өчен өстәмә мөмкинлекләр барлыкка килә», – дип өстәде Азат Абзалов.
Татарстан башкаласында 14 яшьтән 22 яшькә кадәрге 90 мең кеше яши. Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров проектка мөмкин кадәр күбрәк яшьләрне җәлеп итәргә кирәк, дип ассызыклады. «Татарстан – «Пушкин картасы» буенча лидер. Безгә проектка эләгә алырлык балалар һәм яшүсмерләр санын белергә һәм Казан яшьләрен мөмкин кадәр күбрәк җәлеп итәргә кирәк», – диде ул.