Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.09.2019, 12:06

Казанның Генераль планы проектында 43 яңа сәламәтлек саклау объекты булдыру каралган

Хәзерге вакытта шушы объектларның җидесе буенча эш башланган.

(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче сентябрь, Алсу Сафина). Казанның Генераль планы проектында 43 яңа сәламәтлек саклау объектын ачу мөмкинлеге каралган: тәүлек буе эшли торган 6 стационар, 10 сырхауханә учреждениесе, шулай ук беренчел челтәр табиблары офислары өчен яңа торак комплекслар төзүчеләр тәкъдим иткән 27 бинаны куллану. Хәзерге вакытта шушы объектларның җидесе буенча эш башланган. Моның турында бүген Казан Башкарма комитетында пресс-конференциядә ТР сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы урынбасары Гөлнара Гайфуллина сөйләде.

Бүгенге көндә Казанда 119 сәламәтлек саклау объектының 78-се (66%) йортларга кушылып төзелгән биналарда урнашкан. «Кысан шартлар, мәйданнарның җитәрлек булмавы, торак фатирлар белән күршелек «авыр» медицина җиһазларын, мәсәлән, рентгенологик җиһазларны урнаштыру мөмкинлеге бирми», - дип билгеләде Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы урынбасары. Шуңа күрә пациентларны бер поликлиникадан икенчесенә җибәрергә туры килә.

«Сәламәтлек саклау объектларына булган ихтыяҗны билгеләгәндә, фаразланган чорга территория төзелеше тыгызлыгы, халык саны, сәламәтлек саклау объектының ераклыгы, булган медицина учреждениеләре һәм транспорт инфраструктурасы исәпкә алынды», - диде Гөлнара Гайфуллина.

Сәламәтлек саклау объектлары челтәренең планлаштырылган күләме 2018 елда 706 мең кв. метрдан 2040 елга кадәр 867,1 мең кв. метрга кадәр артырга мөмкин.

Эш башланган объектлар арасында Дәрвишләр бистәсендәге балалар поликлиникасы бар, ул сменага 10,5 мең бала өчен 200 кешегә исәпләнгән. «Мәйданнар кытлыгы булган поликлиника торак йортның беренче катында урнашкан», - дип аңлатты спикер. Яңа объекттагы җир кишәрлеге Правда урамы, 20а адресы буенча урнашкан. Балалар поликлиникасы хәзер проектлау стадиясендә.

Медицина-техник бирем әзерләнгән һәм Киров районында «2-нче шәһәр хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе сырхауханәсе төзелеше өчен Музыкальная урамында җир кишәрлеге формалаштырылган. Поликлиника 40 меңнән артык өлкән пациент өчен исәпләнгән. Объектта сменага 600 кешегә хезмәт күрсәтү көтелә. «Гладилов урамындагы гамәлдәге поликлиникада бинаның тузганлыгы аркасында капиталь ремонт үткәрелмәде», - дип ассызыклады Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы урынбасары.

Яңа Савин районында, Бичурин урамында, 30 меңнән артык бала өчен 7-нче номерлы балалар поликлиникасы төзеләчәк. Поликлиника сменага 350 кешегә хезмәт күрсәтәчәк. Хәзер проектлауга медик-техник бирем әзерләнгән.

Шулай ук өлкәннәр һәм балалар өчен «Весна-2» торак комплексында поликлиника төзелешенә медицина техник биреме әзерләнгән, биредә сменага 400 кешегә хезмәт күрсәтү мөмкинлеге булачак, комплекста 29 мең кеше яшиячәк, шуларның 8,5 меңе - балалар. Хәзер җир кишәрлеген формалаштыру, эскизны килештерү һәм медик-техник бирем әзерләү бара.

Константиновка поселогында 20 мең кеше өчен табиб офисы төзелә, шуларның 6,5 меңе - балалар. Төзелеш эшләре яздан бирле бара. «Бүгенге көндә гамәлдәге поликлиника бинасы торак йортның беренче катында урнашкан, даими үсә торган халык саны ихтыяҗларын канәгатьләндерә алмый», - дип ассызыклады Гөлнара Гайфуллина.

Моннан тыш, «1-нче номерлы балалар шәһәр хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең стационары өчен заманча таләпләргә җавап бирми торган гамәлдәге бинаның 600 койкасына җир участогы - формалашу стадиясендә.

«Салават күпере» торак комплексында өлкәннәр һәм балалар өчен сырхауханә сменага 750 кеше кабул итәргә планлаштыра. «Хезмәт күрсәтү өчен планлаштырылган халык саны - 50 мең кеше, шул исәптән 16 меңе балалар булыр дип көтелә, – дип билгеләп үтте Гөлнара Гайфуллина. - Сырхауханәнең хезмәт күрсәтү зонасы якын-тирә бистәләрне һәм торак комплексларны колачлауны күз алдында тота». Җир кишәрлеге территория төзелешенең генераль планы белән билгеләнгән, дип өстәде ул.

Тулаем алганда, сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы урынбасары билгеләп үткәнчә, Генплан проекты өчен тәкъдимнәр формалаштырганда 2 бурыч куелган: медик-санитар ярдәм якын-тирәдә генә булсын һәм эре клиник-диагностик үзәкләр булдыру нәтиҗәсендә казанлылар югары квалификацияле медицина ярдәме белән тәэмин ителсен иде. «Шәһәрдә бер территориядә бөтен республика халкы өчен күппрофильле югары технологияле медицина ярдәмен туплаган медицина кластерларын үстерү дә мөһим бурыч булып кала, - диде Гөлнара Гайфуллина. - Мондый медицина шәһәрчекләре шәхси инвесторларны җәлеп итә һәм медицина туризмын үстерү өчен уңайлы шартлар тудыра».

Фоторепортаж
Казанда 2040 елга социаль инфраструктура объектлары белән тәэмин ителеш 2,6 тапкырга артачак
Видеорепортаж
18.09.2019 15:18
Казанда 2040 елга социаль инфраструктура объектлары белән тәэмин ителеш 2,6 тапкырга артачак
Барлык яңалыклар