Электр уты берничә сәгатькә бетеп торачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче февраль). 14-нче февральдә Казанның Идел буе һәм Совет районнарындагы кайбер йортларда вакытлыча электр утын өзәчәкләр.
Идел буе районында 8.00-дән 18.00-гә кадәр түбәндәге урамнар буенча урнашкан йортларда ут булмаячак: Красноуральск, Локомотив, Люблин, Май, Май тыкрыгы, Түбән Кама, Оренбург тракты, Селекция, Техника тыкрыгы.
9.00-дан 18.00-гә кадәр Совет районында Зур Урам урамындагы 1к йортында, шулай ук Чабакса бистәсендә Совет һәм Чапаев урамнары буенча электр утын өзәчәкләр.
Ут бетеп тору электр тапшыру линияләрен (ЛЭП), трансформатор кече станцияләренең электротехник җиһазларын планлы ремонтлау һәм Казан электр челтәрләренең тарату челтәрләренә техник хезмәт күрсәтү белән бәйле, дип хәбәр итә «Сетевая компания» ачык акционерлык җәмгыяте.