Егет җинаять җаваплылыгына тартылган.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы июнь, Алинә Бережная). Армиядән качып калган өчен җәза бирелә – егетләр җинаять җаваплылыгына тартыла ала. Мондый вакыйга Казанның Идел буе район судында каралды, 1996 елда туган егеткә кырыс хөкем карары чыгарылды.
2013 елда ул техникумга керә һәм армиядә хезмәт итүдән кичектерү ала. 2016 елның октябрендә егеткә чакырылыш комиссиясенә килергә кирәк була, ләкин ул моны эшләми. Эзләү чаралары үткәрелде, ә 2021 елның гыйнварында РФ Җинаять кодексының 328 маддәсе буенча «Хәрби һәм альтернатив гражданлык хезмәтен узудан баш тарту» буенча җинаять эше кузгатылды.
Суд утырышы булды, баш тартучы 30 мең сум күләмендә штраф түләүгә хөкем ителде, ә хөкем ителгәннән соң армиядә хезмәт итәргә тиеш булачак.
Исегезгә төшерәбез, булачак солдатларга беренче хәбәрне хәрби комиссариатлар хезмәткәрләре үткәрә. Әгәр дә аларга чакыру кәгазен тапшыра алмасалар, полиция бүлегенә шәхси язма мөрәҗәгать җибәрелә, шуннан соң 14 көн эчендә эчке эшләр органнары хезмәткәрләре кешене табарга һәм аңа документны тапшырырга тиеш. Беренче чакыруны алганнан соң военкоматка килмәү – административ хокук бозу, һәм хәрби хезмәткә чакырылучыны штраф көтә. Әгәр икенче чакыруга да игътибарсыз кала икән, җинаять җаваплылыгы башлана.
Әгәр ике повесткадан соң егет хәрби комиссариатка килмәсә, материаллар тикшерү органнарына тапшырылачак. Тикшерү нәтиҗәләре буенча документларны җинаять эше кузгату өчен район судына җибәрәчәкләр. Җәза – иректән мәхрүм итүгә кадәр.