Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
11.07.2023, 12:33

Идел буе районында 133 мең кв.м мәйданлы торак кварталны төзекләндерү төгәлләнеп килә

Бүген Казан Мэры Илсур Метшин Сыртланова урамындагы ишегалды территорияләренең берсендә булды һәм эшләр барышын тикшерде

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 11 нче июль, Татьяна Марюхова). Ике атнадан соң Казанның Идел буе районында 133 мең квадрат метр мәйданлы тулы бер торак кварталны төзекләндерүне тәмамларга ниятлиләр. «Безнең ишегалды» республика программасы буенча 27 күпфатирлы йортның йорт яны территорияләре тәртипкә китереләчәк. Быел Парин урамындагы сквер янындагы тугыз йортның ишегалларында эш алып барыла. Анда 2,5 мең кеше яши. Бүген ТР башкаласы Мэры Илсур Метшин территориядәге эшләрнең барышын контрольдә тотты.

«Биредә эшләр узган елдан бирле бара. Инде хәзер үк кварталның үзгәрүе күренә. Быел тәмамлау өчен тагын тугыз торак йортның территорияләрен яңартырга кирәк булачак, аларда 2,5 мең казанлы яши. Һәм без бу эшләргә керештек инде. Эшчеләр юл япмасын алыштыралар, тротуарны ремонтлыйлар, спорт һәм балалар мәйданчыклары, эскәмияләр, яңа тышкы яктырту урнаштыралар. Алар алдында бер үк вакытта гади һәм катлаулы бурыч тора. Халыкның төрле теләкләрен һәм төзекләндерү стандартларын исәпкә алып, һәр йорт янында уңайлыклар тудырырга кирәк», - диде ул.

43 яңа яктырткыч, йортларның керү төркемнәрен ремонтлау һәм масштаблы яшелләндерү

44,2 мең кв.м мәйданда эшчеләр инде асфальт өслекне алыштырганнар, кече архитектура формалары һәм урам җиһазлары урнаштырганнар, шулай ук тышкы яктырту – тагын 43 яңа яктылык өстәлгән. Парковка зонасы ике тапкыр артачак. Элек монда 100 машина урыны булган, ә яңартылганнан соң тагын 108 яңа урын барлыкка киләчәк.

Мэрга Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Альберт Салихов хәбәр иткәнчә, территорияне төзекләндерүгә аерым игътибар бирелгән. Өстәмә яшел үсемлекләр утырту белән идарәче компанияләр көз көне шөгыльләнәчәк. Җирле халык таптап салган «халык» сукмаклары урынында яңа юллар җәеләчәк.

«Без халык белән очрашулар үткәрдек: һәр йортта өчәр, барлыгы тугыз очрашу булды. Без хәзер гамәлгә ашыра торган барлык карарлар шәһәр халкы белән килештерелгән. Монда яңа контейнер мәйданчыклары, көч күнекмәләре белән шөгыльләнү өчен ике территория һәм балалар зонасы барлыкка киләчәк», - дип хәбәр итте ул.

Альберт Салихов шулай ук биредә яшәүчеләрнең балалар иминлеге өчен ишегалдына керү юлында «ясалма тигезсезлекләр» урнаштыруны сораганнарын сөйләде. Илсур Метшин районнар башлыгына бу теләкне үтәргә кушты.

«Тапкырлау таблицасы», яңа эскәмияләр һәм өстәлләр

Академик Парин урамы, 2, 4, Сыртланова урамы, 8, 18 һәм 20 урамнары буенча ике балалар мәйданчыгы төзиләр. Нәни шәһәрлеләр өчен биредә 10 кече архитектура формасы – тау белән өч балалар шәһәрчеге, комлык урнаштырылачак, уен мәйданчыгында «Мотоцикл» атынчыгы, икеле атынчыклар, карусель, шулай ук «Тапкырлау таблицасы» һәм «Крестики-нолики» панельләре булачак.

Спорт белән шөгыльләнүче кешеләргә уңайлы булсын өчен спорт җиһазлары – турниклар һәм рукоходлар куячаклар. Ишегалларында инде 26 эскәмия, чүп урналары һәм келәм кагу өчен ике җайланма урнаштырылган. Халык үзләре дә төзекләндерү белән шөгыльләнә – һәр подъезд алдындагы чәчәклектә чәчәкләр һәм башка үсемлекләр утырталар.

Академик Парин урамы, 4а ишегалдында эскәмияләр, чүп урналары һәм ярымшарлар урнаштыра башлаганнар инде. Инженерлык коммуникацияләре аркасында монда балалар мәйданчыкларын урнаштыру мөмкин түгел, әмма балалар күрше ишегалды территорияләрендә уйный алачак.

Җиңү проспекты, 15/1, 15/2, 15/3 йортлары янында алты кече архитектура формасыннан торган балалар мәйданчыгы барлыкка киләчәк: балалар уен комплексы, икеле атынчыклар, атынчык-балансир һәм «Мотоцикл» пружинка-атынчыгы, түбәле йорт һәм «Крестики-нолики» панеле. Биредә инженерлык коммуникацияләре спорт җиһазларын урнаштыруга комачаулый, аның каравы ике яңа өстәл, эскәмия һәм урналар барлыкка киләчәк.

Ишегалларын карап йөргәндә Илсур Метшинга бер ханым мөрәҗәгать итте. Ул яхшы юллар һәм балалар мәйданчыклары өчен рәхмәт белдерде. «Бу йортта мин инде 31 ел яшим. Рәхмәт сезгә бик зур, хәзер урамга чыгасы гына килеп тора», - диде ул.

«Гомумән алганда, «Безнең ишегалды» программасы Казанда яхшы әйләнеш алды, график буенча барабыз. Бүгенге көндә быел планлаштырылган ишегалларының 2/3 өлешендә эшләр бара. Нәтиҗәдә, тагын 100 меңгә якын кеше уңайлы яңартылган ишегалдылы булачак», - дип йомгаклады ТР башкаласы Мэры.

Исегезгә төшерәбез, узган ел комплекслы төзекләндерү «Калейдоскоп» балалар паркы, 13 нче номерлы «Сандугач» китапханәсе, поликлиника янындагы 18 йорт ишегалдында үткәрелде.

Биредә яшәүчеләр өчен спорт һәм балалар мәйданчыклары, бәйрәмнәр һәм ял итү өчен зона, шулай ук шигырьләр уку өчен подиум, шахмат уеннары өчен беседкалар җиһазландырылган, трансформатор подстанцияләрен якты граффити белән бизәгәннәр, асфальт өслеген ремонтлаганнар һәм 70 парковка урыны өстәгәннәр. Ә янәшәдәге имән посадкасында экосукмаклар салганнар һәм өстәмә яктырткычлар тоташтырганнар.

Фоторепортаж
Илсур Метшин Идел буе районындагы ишегалларын карады
Видеорепортаж
11.07.2023 10:26
Илсур Метшин Идел буе районындагы ишегалларын карады
Барлык яңалыклар