Икенчел чимал мамык һәм җылылык изоляцияләүче материал җитештерүдә кулланылачак
Казанның Идел буе районында кирәксез әйберләрдән экологик яктан котылырга мөмкинлек бирә торган контейнерлар барлыкка килде. Барлыгы 28 бокс урнаштырылган, җыю нокталарында текстиль, кием һәм уенчыклар кабул ителә.
Яхшы хәлдәге әйберләр кабат куллануга әйләнеп кайтачак, ә киергә яраксыз киемне утильләштерүгә җибәрәчәкләр – процесс нәтиҗәсендә мамык һәм җылылык изоляцияләүче материал әзерләячәкләр.
Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясендә хәбәр итүләренчә, текстиль калдыклар җыю өчен контейнерлар түбәндәге адреслар буенча урнаштырылган:
Дубравная ур., 3, 13, 23, 29, 47;
К.Габишев ур., 7 (ике бокс);
Җиңү проспекты, 18, 20 корп.1, 22, 24, 30 корп.1, 34;
Рихард Зорге ур., 72, 82, 88, 97, 100, 101, 121;
Юлиус Фучик ур., 4, 14, 22, 30, 34, 42, 50, 83.
Исегезгә төшерәбез, элегрәк Казанның Мәскәү районы ишегалларында пластик шешәләр һәм алюминий банкалар эшкәртү өчен фандоматлар урнаштырылган иде. Аларны тапшыру өчен халык кушымтада бонуслар ала, аларны сервис партнерларында ташламаларга алыштырырга мөмкин.