В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Авария урынында «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесенең ике бригадасы эшли, йортларны су белән тәэмин итү туктатылмаган.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче апрель, Алинә Бережная). Казанның Идел буе районында Бертуган Касыймов, 82 адресы буенча канализация коллекторын торгызу эшләре алып барыла. 600 мм диаметрлы коллектор участогында авария 7-нче апрельдә килеп чыккан.
Бүген журналистларга «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе матбугат сәркатибе Эльвира Левада хәбәр иткәнчә, канализация коллекторының рәттән чыгу сәбәбе конструкциянең искергән булуы, коллектор 1977 елда төзелгән.
Хәзер авария килеп чыккан участок киртәләнгән, урында тәүлек буе «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесенең ике бригадасы эшли. Өйләрдә су белән тәэмин итү туктатылмаган.
«Без тиз арада аварияне бетерергә тырышачакбыз – башта коллекторны торгызачакбыз, аннары асфальт өслекне», – дип билгеләде Эльвира Левада.