Керү һәм барлык хезмәтләр дә бушлай.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче август). 21-нче август көнне Казанның Идел буе районында вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак. Бирегә килүчеләр шәһәр предприятиеләренең кадрлар хезмәте вәкилләре белән очраша алачак.
Ярминкәдә казанлылар шәһәр предприятиеләрендәге буш эш урыннары турында мәгълүмат, хезмәт һәм мәшгульлек турындагы законнар буенча консультацияләр алачак, дәүләт гарантияләре һәм эш белән тәэмин итү хезмәте күрсәтә торган хезмәтләр турында беләчәк.
Ярминкә Идел буе районындагы Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә 9.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча узачак: Бертуган Касыймовлар ур., 22/7. Керү һәм барлык хезмәтләр дә бушлай, дип хәбәр ителә ТР дәүләт мәшгульлек хезмәте порталында.