В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Килүчеләр район предприятиеләрендә буш эш урыннары турында мәгълүмат ала алачак.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче октябрь). 14-нче октябрьдә Казанның Идел буе районында вакансияләр ярминкәсе узачак.
Килүчеләр район предприятиеләрендә буш эш урыннары һәм вакантлы вазыйфалар турында мәгълүмат ала, аларның кадрлар хезмәте вәкилләре белән очраша алачак.
Чара 9:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр Оренбург тракты, 8 (конгресс-үзәк павильоны) адресы буенча узачак, дип хәбәр итә Казанның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге. Вакансияләр ярминкәсенә керү бушлай.