Халыкка район предприятиеләрендә эш урыннары тәкъдим итәчәкләр.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче август). 18-нче августта Казанның Идел буе районында вакансияләр ярминкәсе узачак.
Шәһәрлеләр предприятиеләрнең кадрлар хезмәтләре хезмәткәрләре белән очраша һәм өстәмә һөнәри белем бирү программалары буенча консультацияләр ала алачак.
Вакансияләр ярминкәсе 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча узачак: Бертуган Касыймовлар урамы, 22/7, дип хәбәр итә Казанның Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге.