Исемнәр яңа төзелә торган алты урамга бирелде.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче октябрь). Казанның Идел буе районындагы яңа төзелә торган алты урамга исемнәр бирелде. Тиешле карар Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең Документлар һәм хокукый актлары җыентыгында басылып чыкты.
Шәһәрдә түбәндәге урамнар барлыкка киләчәк:
«улица Анатолия Тякина – Анатолий Тякин урамы», ул Казанда туган, Дан орденының тулы кавалеры хөрмәтенә аталган.
«улица Салавата Карымова – Салават Кәримов урамы», Казанда яшәгән һәм эшләгән, Совет-Фин һәм Бөек Ватан сугышларында катнашкан Советлар Союзы Герое хөрмәтенә аталган.
«улица Героя Федосеева – Герой Федосеев урамы» исеме Казанда туып-үскән Советлар Союзы Герое хөрмәтенә аталаган.
«улица Якуба Чанышева – Якуб Чанышев урамы» Бөек Ватан сугышында катнашкан, Татарстан Республикасы башкаласында эшләүче генерал-лейтенант истәлегенә аталган;
«улица Лутфуллы Гизатдинова – Лотфулла Гыйззәтдинов урамы», ул Социалистик Хезмәт Герое, Бөек Ватан сугышында катнашучы, Казан радиокомпонентлар заводы генераль директоры (7-нче номерлы завод, 1962 елдан 1982 нче елга кадәр) хөрмәтенә аталган;
«улица Абрара Каримуллина – Әбрар Кәримуллин урамы» Бөек Ватан сугышы ветераны, ТР Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты һәм Кол Гали исемендәге Халыкара премия лауреаты, ТР атказанган фән эшлеклесе, филология фәннәре докторы, ТР Фәннәр Академиясе академигы хөрмәтенә аталган.