Бүген Татарстан башкаласында парта артына 167 меңнән артык яшь казанлы утырды, алар арасында 20 меңнән артык беренче сыйныф укучысы бар.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU 1 нче сентябрь, Дмитрий Никитин). Бүген Казанның Идел буе районында яңа уку корпусы төзелгәннән соң, татар телендә белем бирүче 18 нче номерлы «Галәм» гимназиясе ачылды. Белем көнендә Кол Гали урамында урнашкан гомуми белем бирү учреждениесе парталары артына 670 укучы, шул исәптән 95 беренче сыйныф укучысы утырды. Яңа уку елы башлану белән укучыларны, аларның ата-аналарын һәм педагогларны Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров һәм ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов котлады.
«Бүген гимназия үзенең 40 еллыгын билгеләп үтә, әлеге истәлекле вакыйганы нәкъ менә яңа бинада билгеләп үтү бик мөһим. Хәзер уку йортында барысы да бар – заманча уку сыйныфлары, яңа актлар һәм спорт заллары, коворкинг, – диде Р.Гафаров. - Гимназия укучылары беренче сыйныфтан тугызынчы сыйныфка кадәр татар телендә укыйлар, бу татар мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен яхшырак белергә мөмкинлек бирә. Әле күптән түгел генә без мондый уку йортлары турында хыяллана гына идек, әмма бүген безнең хыяллар чынбарлыкка әверелә». «Сезнең яңа уку йортында иҗат һәм үзара аңлашу атмосферасы тудыруыгызга ышанам», – дип өстәде ул, педагогларга мөрәҗәгать итеп.
«Яңа бинада сезне кызыклы дәресләр, яңа танышулар һәм дуслар, мавыктыргыч уку көтә. Биредә үткәрелгән еллар сезнең кыю планнарыгызның беренче баскычы буларак истә калсын», - дип теләкләр теләде укучыларга Рөстәм Гафаров.
Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка гомуми белем бирү учреждениеләрен ремонтлау һәм реконструкцияләү программасы һәм барлык эшләрне кыска вакыт эчендә сыйфатлы итеп башкара алган төзүчеләргә рәхмәт белдерде.
ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов берничә ел элек республика җитәкчелеге шәһәр халкының гимназиянең гамәлдәге бинасын ремонтлау һәм яңа корпусын төзү турындагы мөрәҗәгатьләренә җавап бирүен искәртте. «Мондый коллектив балаларга сыйфатлы белем бирү өчен яхшы матди базага лаеклы», - дип ассызыклады ул.
Тантаналы линейкада шулай ук бүләкләр тапшырылды: Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Мактаулы остаз» мактау билгесе белән гимназиянең туган тел һәм әдәбият укытучысы Равил Садыйков бүләкләнде, уку эшләре буенча директор урынбасары Зөһрә Садыйковага Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы комиссиянең Рәхмәт хаты тапшырылды.
Яңартылган уку йортының ачкычларын 18 нче номерлы гимназия директоры Гөлшат Фәсхетдиновага «РСС «Инжиниринг» төзелеш компаниясе генераль директоры Александр Таунов тапшырды. Гөлшат Фәсхетдинова республика һәм шәһәр җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. «Хәзер безнең балалар бөтенләй яңа заманча мәктәптә белем алачак», – дип билгеләп үтте ул.
Бәйрәм линейкасы ахырында беренче мәктәп кыңгыравы яңгырады.
Аннары бәйрәм кунаклары гимназиянең яңа уку корпусын карадылар, аның мәйданы 10 мең кв. метрдан артык, бу өстәмә 300 урын булдырырга мөмкинлек биргән. Яңа корпуста урта һәм югары сыйныф укучылары дәресләре узачак. Бинаның беренче катында 200 дән артык урынга мәктәп рестораны форматындагы ашханә урнашкан. «Укучылар өч сменада тукланачак. Ашханәдә бай меню тәкъдим ителә, анда милли һәм камыр ризыклары – өчпочмак, кыстыбый бар», – дип сөйләде Гөлшат Фәсхетдинова.
Соңыннан кунаклар заманча җиһазландырылган уку сыйныфларын карадылар. Башкарма комитет җитәкчесе ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары белән бергә тамашачылар өчен балконы һәм яңа иркен спорт залы булган 350 кешегә исәпләнгән актлар залында булды, анда Рөстәм Гафаров мәктәпкә спорт туплары җыелмасын бүләк итте.
Яңа бина буенча экскурсия вакытында гимназия директоры кунакларга атриумлы ял итү зонасын күрсәтте. Аның дизайны мәктәп укучылары һәм педагоглары белән берлектә эшләнгән. «Биредә балалар дәресләрдән соң вакытларын уздыра, шулай ук мәктәп проектлары белән шөгыльләнә һәм өй эшләрен эшли алачак», – дип ассызыклады Гөлшат Фәсхетдинова.
Соңыннан кунаклар 1982 елда төзелгән гимназиянең төзекләндерелгән корпусында булдылар. Хәзерге вакытта 2,6 мең кв. метрлы ике катлы бина тулысынча башлангыч сыйныфларга йөз тотып үзгәртелгән, аларда 240 ка якын укучы белем ала.
Казанның Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов билгеләп үткәнчә, ел саен шәһәрдә балалар саны арту күзәтелә. «Бу уку елында парта артына 167 меңнән артык яшь казанлы утырды, алар арасында 20 меңнән артык беренче сыйныф укучысы», – дип хәбәр итте ул. Беренче сыйныф укучылары саны буенча рекордчылар булып Киров районының 188 нче номерлы «Бионика» лицее һәм Совет районының 185 нче номерлы лицее танылды, аларда 812 беренче сыйныф укучысы өчен 15 сыйныф ачылды.
Соңгы 5 елда, 2017 елдан башлап, Казанда 16,1 мең урынга исәпләнгән 17 мәктәп һәм өстәмә уку корпусы, 7,6 мең бала өчен 34 балалар бакчасы төзелде. 27 мәктәптә һәм 51 балалар бакчасында капиталь ремонт үткәрелде. Бу миллионлы шәһәрләр арасында иң югары күрсәткечләрнең берсе.
Тантаналы чарада Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Айрат Шәфигуллин, Татарстан Республикасы мәгариф министры урынбасары Рамил Хәйруллин, шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Марат Закиров катнашты.