Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
07.10.2022, 12:30

Казанның Идел буе районында 220 урынга исәпләнгән яңа муниципаль балалар бакчасы ачылачак

Мәктәпкәчә учреждение ремонттан соң эшли башлаячак.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 7 нче октябрь). Казанның Идел буе районында Рихард Зорге урамында 220 балага исәпләнгән яңа муниципаль балалар бакчасы ачылачак. Учреждение бинада ремонт ясалып, кирәкле җиһазлар сатып алынганнан соң эшли башлаячак.

Зорге, 46а урамындагы биналарда моңа кадәр «Егоза» коммерцияле мәгариф үзәге эшләгән. Муниципаль милектән түләүсез файдалану турындагы килешү 2017 елда төзелгән һәм хәзер аның гамәлдә булу вакыты чыккан. Муниципаль балалар бакчасы ачылганчы бинага ремонт ясалачак һәм кирәкле җиһазлар сатып алыначак.

1977 елда төзелгән ике катлы бинаның мәйданы – 2055,5 кв.м. «Егоза»да муниципаль төркемнәрдә 45 бала шөгыльләнгән, хәзер – ремонт эшләре вакытында – алар вакытлыча күрше мәктәпкәчә учреждениеләргә күчерелгән. Ремонттан соң балалар бакчага кайтачаклар. Яңа балалар бакчасында барлыгы 220 бала шөгыльләнәчәк.

Бу балалар бакчасына йөрү өчен түләү шәһәрнең башка муниципаль мәктәпкәчә учреждениеләрендәге кебек үк булачак.

Бүген Казанда мәктәпкәчә белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы 326 муниципаль мәгариф учреждениесе эшли. Бу 312 балалар бакчасы, 11 мәктәпкәчә бүлекчәле мәктәп, 2 прогимназия, 1 Дәвалау педагогикасы һәм дифференциацияләнгән укыту үзәге, дип хәбәр иттеләр Мәгариф идарәсендә.

Хәзерге вакытта шәһәрдә 26 шәхси балалар бакчасы бар. Өстәвенә, соңгы елларда аларның саны арта бара. Әйтик, 2011 елда Казанда нибары 10 балалар бакчасы булган, ә 2016 елда – 21.

Барлык яңалыклар