Казанның Ипподромная урамындагы 18 нче йортта Вахитов һәм Идел буе районнары урамнарына һәм сугыш елларында актив эшләүче предприятиеләргә исемнәре бирелгән Бөек Ватан сугышы геройлары хөрмәтенә яңа стела урнаштыра башладылар.
Мемориал егерме биш ел элек куелган булган һәм шул вакыт эчендә аңа капиталь яңарту кирәк булган. Элекке стеланы аның торышы аркасында сүтеп, яңасын урнаштырырга карар кылынды. Һәйкәл шулай ук ике төп өлештән торачак — такта һәм постамент. Стела цинкланган корычтан, композит материалдан һәм гранит плитәләрдән тышланган металл каркастан төзеләчәк.
Тактада яңа исемнәр дә булачак, чөнки бу еллар эчендә районнарда Бөек Ватан сугышында катнашучылар хөрмәтенә аталган яңа урамнар барлыкка килде. Һәйкәлдә шулай ук qr-код урнаштырылачак, аның буенча район предприятиеләре һәм катнашучылар турында тулырак мәгълүмат алырга мөмкин булачак. Төнлә стела яктыртылачак. Һәйкәлне торгызу эшләре «Нәфис» хәйрия фонды ярдәме белән алып барыла.
«Казан урамнарына аларның исеме бирелгән» стеласы Бөек Ватан сугышында катнашучыларның батырлыкларына багышланган, һәм без һәйкәлне яңарту эшенә бик теләп тотындык, — дип хәбәр итте
Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары башлыгы Альберт Салихов. – Без һәр көнне әлеге вакыйгаларда катнашучылар хөрмәтенә аталган урамнар буйлап йөрибез. Безнең бурычыбыз — районнарыбызда, Казанда яшәүчеләрнең, илебездә яшәүче миллионнарча кешеләрнең нинди гаҗәеп хезмәт, фидакарьлек һәм шәхси батырлык белән җиңүгә ирешүләрен истә тоту!»
«Безнең фонд Казанның Идел буе районында стеланы торгызу инициативасы белән чыкты, һәм ул Җиңү көненә ачылачак. Һәйкәл тулысынча яңартылачак һәм Советлар Союзы Геройларына – Казан урамнарына исем бирелгән Бөек Ватан сугышында катнашучыларга хөрмәт символына әвереләчәк. Моннан тыш, яңартылган стелада сугыш елларында зур өлеш керткән шәһәр предприятиеләре турында мәгълүмат пәйда булачак. Барлык яшьтәге кешеләр өчен дә стела шулай ук тынычлык һәм бердәмлек кыйммәтләре турында искә төшерер дип өметләнәбез. Без Бөек Җиңүнең 80 еллыгын Ватаныбызның азатлыгын һәм бәйсезлеген аяусыз сугышта яклаган кешеләргә аерым горурлык һәм олы рәхмәт белән каршылыйбыз. Тарихи хәтерне саклау — һәрберебезнең геройлар алдындагы бурычы һәм киләчәк буыннар алдындагы җаваплылыгы ул», — дип сөйләде
РФ Дәүләт Думасы депутаты, «Нәфис» ХФ гамәлгә куючысы Ирек Богуславский.
Барлык эшләрне төгәлләргә һәм һәйкәлне 9 майга ачарга планлаштыралар.