Хәрәкәтнең өлешчә ябылуы суүткәргечне салу эшләре белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче июль). Казанның Идел буе районында июль ахырына кадәр Лазурная һәм Уютная урамнары буйлап транспорт хәрәкәте чикләнә. Тиешле боерыкка шәһәр Башкарма комитетында кул куелды.
Шул рәвешле, 30-нчы июльгә кадәр Лазурная урамындагы 5-нче йорт янында һәм Уютная урамындагы 1-нче һәм 7-нче йортлар янында хәрәкәт чикләнәчәк.
Хәрәкәтнең өлешчә ябылуы суүткәргечне салу эшләре белән бәйле.