В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Утны сүндерү планлы ремонт эшләре үткәрелү белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче октябрь). 16-нчы октябрьдә Казанның Идел буе һәм Совет районнарындагы кайбер йортларда электр белән тәэмин итү вакытлыча туктатылачак.
8.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр Идел буе районында түбәндәге адреслар буенча ут булмаячак: Бакый Урманче, 9а (5-нче номерлы балалар бакчасы), Бертуган Касыймовлар, 82, Мидхәт Булатов, 5, шулай ук Отар бистәсендә урнашкан 2 нче Отар, 4 нче Отар, 5 нче Отар, 6 нчы Отар, Дорожная, Молдава, Аркылы-Отар, Идел буе, Придорожная урамнары.
Совет районында электр утын 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр Гвардия урамы, 46в, Толбухин урамы 9, 11, 13, 15, 19, шулай ук Колсәет бистәсенең Главная урамы буенча урнашкан йортларда сүндерәчәкләр.
Ут бетеп тору электр тапшыру линияләрен (ЛЭП), трансформатор кече станцияләренең электротехник җиһазларын планлы ремонтлау һәм Казан электр челтәрләренең тарату челтәрләренә техник хезмәт күрсәтү белән бәйле, дип хәбәр итә «Сетевая компания» ачык акционерлык җәмгыяте.