Бу алдан планлаштырылган ремонт эшләре белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы декабрь). 27-нче декабрьдә Казанның Идел буе һәм Совет районнарында урнашкан кайбер йортларда вакытлыча электр уты булмаячак.
8.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр Идел буе районыныңтүбәндәге урамнарында ут булмаячак: 2 нче Землемерная, 7 нче Нокса тыкрыгы, Вязовая, Газ, Кол Гали, Землемерная, Красноуральск, Лиственная, Май, Май тыкрыгы, Остазлар (балалар бакчасы), Нурлы, Оренбург тракты, Рассветная, Рябиновая, Сабит, Селекция, Төзүчеләр, Тихвин, Мирхәйдәр Фәйзи, Чияле.
Совет районында 8.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр утны түбәндәге урамнарда сүндерәчәкләр: 4 нче Нокса тыкрыгы, Гөлбакча, Поднебесная, Салмачы, Яркая.
Ут бетеп тору электр тапшыру линияләрен (ЛЭП), трансформатор кече станцияләренең электротехник җиһазларын планлы ремонтлау һәм Казан электр челтәрләренең тарату челтәрләренә техник хезмәт күрсәтү белән бәйле, дип хәбәр итә «Сетевая компания» ачык акционерлык җәмгыяте.