Шәһәрлеләр гадәти булмаган табылдыклар һәм аларның язмышы турында беләчәк.
Фото: Денис Гордийко
Тыңлаучыларга ныгытманың төрле өлешләрендә алып барылган казу эшләре, кем һәм кайчан шөгыльләнүе турында сөйләячәкләр. Шәһәрлеләр шулай ук мәдәни катламның тирәнлеге, хан һәм аннан алдарак булган чор объектлары, кызыклы һәм гадәти булмаган табылдыклар һәм аларның язмышы турында беләчәк. Лекцияне археолог, тарих фәннәре докторы, А.Х.Халиков исемендәге ТР Фәннәр академиясенең Археология институты җитәкчесе Айрат Ситдыйков укыячак.
Очрашу Гавами урыннар бинасының 2 нче катында 18:30 сәгатьтә башланачак, килергә теләүчеләр алдан теркәлергә тиеш.