Беренче очрашуда шәһәрлеләр Спас манарасы тарихын беләчәкләр.
Фото: Красатерина Красуцкая
(Казан шәһәре KZN.RU, 13 нче октябрь). Октябрь аенда Казан Кремленең Гавами урыннары бинасында тарих, музейлар һәм архитектура һәйкәлләре турында лекцияләр циклы узачак. Беренче очрашу Спас манарасына багышланачак.
Лекцияне Казан Кремленең баш архитекторы Рөстәм Зәбиров укыячак. Ул манараның ничек барлыкка килүен һәм гасырлар дәвамында ничек үзгәрүен сөйләр дип көтелә. Тыңлаучылар ни өчен аның Спас манарасы дип аталганын, нинди гаҗәеп архитектура детальләре белән бизәлгәнен, аңа куелган мәшһүр сәгатьләрнең эшләү серен һәм реставрациядән соң биш очлы йолдызның ничек үзгәрүен беләчәк.
Чарага керү бушлай, сылтама буенча теркәлергә кирәк. Лекция 19 нчы октябрьдә Казан Кремленең Гавами урыннары бинасында (4 нче подъезд, 2 нче кат) узачак. Лекция 18:30 сәгатьтә башлана.
Спас манарасы Спас чиркәве белән – Казан Кремленең төп капкасы. Манараны XVI гасыр уртасында Постник Яковлев һәм Иван Ширяев төзегәннәр. Гасырлар дәвамында тарихи корылма үзгәргән, әйтик, Спас капкасы аша Казан Кремленә туры керү 1930 елда барлыкка килгән, ә мәшһүр автомататлаштырылган сугу белән сәгать һәм биш очлы алтын йолдыз манараны совет чорында бизәгән. Агымдагы елның февралендә манара реставрациягә ябылды, августта эшләр тәмамланды, шәһәр халкы һәм кунаклары хәзер аны яңартылган хәлдә күрә.