Кинокартинаны бушлай карарга мөмкин.
Фото: Екатерина Красуцкая
(Казан шәһәре KZN.RU, 1 нче ноябрь). 4 нче ноябрьдә Казан Кремлендә «Ибн Фадлан» фильмын күрсәтәчәкләр. Алдан теркәлү буенча чарага керү бушлай.
«Ибн Фадлан» кинокартинасы X йөз гарәп сәяхәтчесе һәм язучысының «Юлъязмалар»ы мотивлары буенча төшерелгән. Ул 921 елда Багдадтан Болгарга юл тота һәм сәяхәт вакытында үзенең күзәтүләрен тасвирлый. Фильмда экспертлар Россия мөселманнарының бердәйлеген формалаштыру тарихы турында сөйлиләр.
Фильмны Гавами урыннар бинасында күрсәтү (4 нче подъезд, 2 нче кат) 18:00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә Казан Кремленең матбугат хезмәте.
Киносеанс «Сәнгать төне» акциясе кысаларында оештырылган, чараларның тулы программасы белән сылтама буенча танышырга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, «Сәнгать төне» бөтенроссия акциясенә башка мәдәният учреждениеләре дә кушылды. 4 нче ноябрьдә башкала халкы 59 чарада бушлай катнаша алачак.