Балаларны тематик атналар көтә: алар театрларга, музейларга һәм мастер-классларга йөреячәк
Фото: Денис Гордийко
Укучылар өчен «Мәктәпле җәй» чаралар программасы оештырылган, аның кысаларында һәр атна нинди дә булса бер темага багышлана. Әйтик, иминлек, Россиядә Гаилә елы, Татарстанда фәнни-технологик үсеш елы, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгы. Башлангыч мәктәп укучылары өчен исә «Россия бөркетләре берлеге» дигән махсус тема сайланган.
«Каникуллар башланганчы, учреждениеләрдә куркынычсызлык көннәре, сыйныф сәгатьләре, юлларда, урамда һ.б. урыннарда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен формалаштыруга юнәлдерелгән чаралар үткәрелә. Эш компетентлы структуралар – ЮХИДИ, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм башкалар белән бергә алып барыла», – диде Ирек Ризванов.
Быел мәктәп лагерена 21 көнгә юллама бәясе 769 сумны тәшкил иткән, калган өлеше республика бюджетыннан финанслана. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары сменаларга бушлай йөри.
Ата-аналарга уңайлы булсын өчен лагерьларда 8:00 дән 16:00 гә кадәр дежур төркемнәр эшли.
Камилә Вилданова