Тәҗрибә уңышлы булса, аны 1 нче сентябрьдән мәктәпләрдә кертәчәкләр
Фото: Денис Гордийко
Укучыларга яшелчәләрдән (мәсәлән, помидор, кыяр һәм кәбестә) һәм өстәмә ингредиентлардан (мәсәлән, фасоль, сухариклар, май) салатлар «җыярга» тәкъдим ителәчәк. Салкын ризыклар өчен компонентлар көн саен үзгәрәчәк. Шулай ук балалар ике төрле эчемлек сайлый алачак: шикәрле/шикәрсез чәй һәм каһвә эчемлеге/компот.
Рима Мөхәммәтшина сөйләвенчә, эксперимент җәй көне мәктәп яны лагерьларында үткәреләчәк. Гомумән, каникуллар вакытында департамент 128 гомуми белем бирү учреждениесендә 17 меңгә якын баланы ике тапкыр кайнар ризык белән тәэмин итә. Көненә бер балага меню бәясе 201 сум 63 тиен тәшкил итә.