Агачны законсыз кискән өчен 300 мең сумга кадәр штраф каралган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы декабрь). 20 декабрьдә яңа ел алдыннан Казанның шәһәр яны урманчылыгында "Чыршы" ведомствоара оператив-профилактик чарасы старт ала.
Ел саен яңа ел алды чорында республика урманнарында ныклы контроль башлана. Быел Казан янындагы урманнарда 4 мобиль төркем патрульлек итәчәк, алар составына урманчылык һәм полиция хезмәткәрләре керәчәк. "Чыршы" операциясе 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре агачларны законсыз рәвештә кисү өчен гражданнарга – 3 меңнән 4 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 20 меңнән 40 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 меңнән 300 мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә, дип искәртә. Моннан тыш, агачларны законсыз кискән зат киселгән агач токымына, аның үсүенә һәм урманнарны саклау категориясенә бәйле булган урманнарга китерелгән зыянны капларга тиеш булачак.
Сүз уңаеннан, Казанда ылыслы агачларны чыршы базарларында сатып алырга мөмкин, алар 15 мәйданчыкта ачылган.