Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.05.2022, 15:30

Иске Татар бистәсендә Идел буе Болгар дәүләте тарафыннан ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны билгеләп үтәчәкләр

20 нче майда бәйрәм концерты һәм ярминкә узачак.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 19 нчы май). 20 нче май көнне Иске Татар бистәсендә Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган бәйрәм концерты узачак.

Зәйни Солтан урамындагы скверда «Илаһи моң» рухи мирас әсәрләрен башкаручылар фестиваль-конкурсы финалистлары, Коръән укучылар, шулай ук илнең төрле төбәкләреннән иҗат коллективлары чыгыш ясаячак.

Мәрҗани мәчете янындагы мәйданда ярминкә узачак, анда сувенир һәм хәләл продукция сатып алырга мөмкин булачак.

Бәйрәм чарасы 14:00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр иттеләр «Иске шәһәр» префектурасында. Ул татар мәдәниятен һәм телен популярлаштыру, рухи мәдәният традицияләрен саклау, өйрәнү һәм яңадан торгызу, халык иҗаты әсәрләрен популярлаштыру максатыннан үткәрелә.

Исегезгә төшерәбез, Идел буе Болгары тарафыннан ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан Казан Кремле диварларында ут тамашасы күрсәтеләчәк. Тамаша Казанда өч көн – 19-21 нче май көннәрендә 20:00 дән 1:00 гә кадәр барачак.

Барлык яңалыклар