В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанлылар һәм шәһәр кунаклары биредә бию, BMX, арт-объектларның рәсемнәрен карый, музыкаль фестивальгә, лекторийга бара алачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы сентябрь). Киләсе ял көннәрендә, 21-22 сентябрьдә, Казанда Петцольд заводы территориясендә Uram Fest урам мәдәнияте фестивале узачак. Казанлылар һәм шәһәр кунаклары биредә бию, BMX, арт-объектларның рәсемнәрен карый, музыкаль фестивальгә, лекторийга бара, шулай ук яшь дизайнерлар продукциясе белән таныша ала.
Ике көн дәвамында 13.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр мәйданда заманча сәнгать һәм урам мәдәнияте вәкилләре җыелачак. Колумбия, Мәскәү, Чебоксар, Әлмәт һәм Казан рәссамнары 100 кв. м мәйданлы арт-объектлар һәм диварларны бизәячәк, ә башка белгечләр тематик лекцияләр үткәрәчәк. Бу вакытта фестиваль кунаклары яшь дизайнерлар һәм музыкантларның иҗатына да ярдәм итә алачак.
Моннан тыш, чараның беренче көнендә Dance Skills һәм BMX&Kickscooter Contest ярышлары да узачак. 19.30 сәгатькә кадәр төрле бию юнәлешләре буенча турнир узачак, анда Россиянең төрле шәһәрләреннән чакырылган 16 биюче һәм баттл уздыру барышында урында сайлап алу этабын узачак 8 биюче катнашачак. Алар 3х3 командалары составында үзара көч сынашачак. Бер үк вакытта 19.00 сәгатькә кадәр экстремаль урам спорт төрләре буенча ярышлар узачак: BMX, Kickscooter. Фестивальнең икенче көнендә мәйданчыкта скейтборд һәм фингерборд буенча ярышлар узачак. Турнирларда катнашучыларны кыйммәтле бүләкләр көтә.
Музыкаль мәйданчык кунакларга яшь башкаручыларны тәкъдим итәчәк, ә Казанның диджейлар берләшмәсе әгъзалары үз эшенең нечкәлекләре турында сөйләячәкләр. Кич белән Петцольд заводында Werk бәйсез музыка арт-киңлегеннән техно-кичә узачак, ә икенче көнне – Bazzar клубыннан хип-хоп кичә.
Фестивальдә шәһәр халкы һәм Казан кунаклары өчен фудкорт, лаундж-зона һәм интерактив мәйданчыклар эшләячәк, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте.