В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу шәһәрнең Мәскәү, Идел буе һәм Совет районнарының кайбер йортларына кагылачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче сентябрь). Киләсе ял көннәрендә, 14-нче һәм 15-нче сентябрьдә, Казанның Мәскәү, Идел буе һәм Совет районнарының кайбер йортларында вакытлыча электр энергиясе өзеләчәк.
14-нче сентябрьдә 8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр ут Мәскәү районында түбәндәге адреслар буенча булмаячак: Блюхер ур., 4, 9, 9а (107-нче номерлы балалар бакчасы), Восход ур., 2, 5, Соловецких Юнг ур., 21 (282-нче номерлы балалар бакчасы), 29 (107-нче номерлы балалар бакчасы), Шамил Усманов ур., 11 (2-нче номерлы гимназия), 11а, 11б, 11в, 11г (балалар бакчасы, 2-нче номерлы гимназия), Энергетиклар ур., 12.
Шул ук көнне 8.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр электрны шәһәрнең Идел буе районында түбәндәге йортларда сүндерергә планлаштыралар: Бертуган Касыймовлар ур., 16, 18, Камай ур., 9, 15, 15а, 17, Мәүлетов ур., 8/20, 10, 40, 46, 48, Магистраль ур., 34, Парин ур., 6.
Шулай ук шимбә көнне 8.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр Совет районының Вознесение бистәсендә Бишек, Верная, Вишневая, Вознесение, Грачиная, Дуслар, Жаворонковая, Кама, Карлыгач, Нардуган, Парканат, Праздничный тыкрыгы, Профсоюз, Радужная, Старательный тыкрыгы, Тузганак, Туманная һәм Якташлар урамнары буенча урнашкан йортларда яшәүчеләр утсыз калачак. Моннан тыш, Привольный бистәсендә Икмәкле, Ореховая, Уракчы урамнары буенча урнашкан йортларда яшәүчеләр дә утсыз калачак.
Якшәмбе көнне, 15-нче сентябрьдә 8.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр Идел буе районында түбәндәге адреслар буенча ут булмаячак: Авангард ур., 163, 165, 167, 167а, 171, 171а, Фучик ур., 99а, 105, 107, 109.
Ут бетеп тору электр тапшыру линияләрен (ЛЭП), трансформатор кече станцияләренең электротехник җиһазларын планлы ремонтлау һәм Казан электр челтәрләренең тарату челтәрләренә техник хезмәт күрсәтү белән бәйле, дип хәбәр итә «Сетевая компания» ачык акционерлык җәмгыяте.