В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Автомобиль йөртүчеләрне юлларда бозлавык барлыкка килүе турында кисәтәләр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче ноябрь). 2-нче ноябрьдә Татарстан Республикасы һәм аның башкаласы территориясендә урыны белән синоптиклар җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитәргә, күз күреме 1-2 км га кадәр начарланырга мөмкин, шулай ук юлларда бозлавык булуы ихтимал, дип фаразлый.
Казанда алдагы тәүлектә болытлы һава торышы көтелә, бераз кар явачак. Шимбә төнендә һава температурасы минус 3-5 градус, көндез +1 градуска кадәр булачак. Татарстанның башка районнарында төнге сәгатьләрдә һава температурасы -3-тән -8 градуска кадәр, көндез - +1-дән -3 градуска кадәр булачак.
3-нче ноябрьдә республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә, төнлә урыны белән кар явачак, җил көньяк-көнбатыштан исәчәк. Һаваның минималь температурасы тәүлегенә минус 7 градус, максималь температура – +4 градус тәшкил итәчәк.
4-нче ноябрьдә төнлә һәм иртән урыны белән бераз кар, юеш кар, урыны белән буран булачак. Җил көньяк-көнбатыштан, көчәйгәндә секундына 16 метрга кадәр тизлектә булачак. Төнлә һава температурасы минус 1-6 градус булачак, көндез термометр баганалары +4-тән минус 1 градуска кадәр күтәреләчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.