31-нче декабрьдән 10-нчы гыйнварга кадәр стационарлар, бала тудыру йортлары һәм гинекология стационарлары көн саен тәүлек буе эшләячәк.
Фото: Денис Гордийко
«Өлкәннәр һәм балалар челтәре поликлиникалары 31-нче декабрьдә, 2, 5, 9-нчы гыйнварда шимбә графигы буенча, 1, 3, 7-нче һәм 10-нчы гыйнварда бәйрәм һәм ял графигы буенча эшлиләр. Бу көннәрдә поликлиникаларда кизү терапевтлык бригадалары эшли, ә 4, 6-нчы һәм 8-нче гыйнварда - терапевтлык һәм педиатрия бригадалары, тар профильле табиб-белгечләр, рентгенология кабинеты, лаборатория, халыктан чакырулар кабул итү һәм ашыгыч медицина ярдәме станцияләреннән тапшырылган ашыгыч ярдәм кабинетлары эшли. Моннан тыш, көндезге эш режимы бүлекләре эшли», - диде Владимир Жаворонков.
Травматология пунктлары тәүлек буе эшләү режимында пациентларны барлык бәйрәм һәм ял көннәрендә яшәү урынына бәйсез рәвештә беренчел мөрәҗәгатьләр буенча кабул итәчәк.
Хастаханәләр һәм поликлиника бүлекләре составындагы хатын-кызлар консультацияләре поликлиникалар графигы буенча эшлиләр.
Өлкәннәр өчен стоматология поликлиникалары 31-нче декабрьдә шимбә графигы буенча, 1-нче гыйнвардан 9-нчы гыйнварга кадәр - 9.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр эшли. Өлкәннәргә һәм балаларга кичектергесез стоматология ярдәмен барлык көннәрдә тәүлек буе Чернышевский урамы, 10/6 адресы буенча урнашкан поликлиникада күрсәтәчәкләр.
Яңа ел бәйрәмнәрендә кешеләр күпләп җыела торган урыннарда табиблар эшенә килгәндә, ашыгыч медицина ярдәме бригадасы кизү торачак. 31-нче декабрьдә берәр бригада «Черек күл» паркында һәм «Казан» гаилә үзәге янындагы мәйданда эшләячәк. 6-нчы гыйнвардан 7-нче гыйнварга каршы төндә 23.00 сәгатьтән 2.00 сәгатькә кадәр "ашыгыч ярдәм" хезмәткәрләре Кремльдә һәм Благовещенск соборында кизү торачак.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча идарәсе хезмәткәрләре арасыннан җаваплы кизү торучылар бу көннәрдә ялларсыз 9.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр эшли. Соңыннан, 15.00 сәгатьтән 9.00 сәгатькә кадәр Казан буенча җаваплы кизү торучы – шәһәрнең ашыгыч медицина ярдәме станциясенең өлкән табибы эшли.
Моннан тыш, В.Жаворонков билгеләп үткәнчә, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, шулай ук Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре чорында янгынга каршы режимны тәэмин итү өчен территориядә һәм медицина учреждениеләрендә пиротехника әйберләрен куллануны һәм саклауны тыю билгеләнгән. Белгечләр коммуналь челтәрләрне, янгын куркынычсызлыгы системасын, янгынга каршы суүткәргечне, шулай ук янгын сүндерү чараларының булуын һәм төзеклеген тикшерделәр. Дәвалау учреждениеләре эчендә, бигрәк тә палаталарда, янгынга каршы режим үтәлешен контрольдә тоту көчәйтелде. Салкын криоген газификаторлар, котельныйлар, лифтлар, җылылык төеннәре һәм бойлер биналары, кислород җиһазлары, парда эшли торган медицина стерилизаторлары - югары дәрәҗәдәге куркыныч объектлары тикшерелде. «Бәйрәм көннәрендә, һичшиксез, югарыда санап үтелгән объектларга контроль көчәйтелә», - дип ассызыклады спикер.
«Барлык сәламәтлек саклау хезмәткәрләре - табиблар, шәфкать туташлары, медицина персоналының зур армиясе алдында, быел уздырган зур эшләре өчен, тагын бер тапкыр баш иябез. Ел саен сезнең җилкәгә зур йөкләнеш төшә, әмма бу ел үзенчәлекле булды, - дип мөрәҗәгать итте табибларга Казан Мэры Илсур Метшин. - Чын күңелдән сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек телим. Шәһәрлеләрнең сәламәтлеге хакына кылган игелекләрегез, профессиональ хезмщтегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын. Бу бәйрәмнәрдә сезгә бераз булса ял итәргә язса иде».