22—24 октябрьдә Казанда узачак БРИКС саммиты алдыннан 38 йортның фасадларын үзгәрттеләр. Эшләрне башкару өчен 400 млн сумга якын акча бүлеп бирелгән, дип хәбәр итте шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин.
Мәсәлән, Париж Коммунасы урамындагы 4 нче йортның фасады һәм түбәсен яңартуга 30 млн сумнан артык акча тотылган. Бинада яңгыр сулары канализациясе, су агымы системалары алыштырылган, балконнар, тәрәзә уемнары, цоколь төзәтелгән.
Беренчел кыяфәтен Нурсолтан Назарбаев урамындагы 35 нче йортка кайтарганнар, анда диварлар ныгытылган, штукатурка яңартылган, стеналар буялган һәм керү урыннары торгызылган. Галактионов урамындагы 5 нче йорт та үзгәргән. Аны торгызу өчен иске йорт хәрабәләреннән иске кирпечләр кулланганнар, ә ишегалдында керү аркасын яңартканнар.
Мәдәни һәм тарихи мирас объектларының фасадлары яңартылды: Пушкин урамындагы 58 нче йорт, Большая Красная урамындагы 59 нчы йорт һәм Театр урамындагы 5 нче корылма. Соңгы объектта бизәкләрнең ватык элементларын, баганаларны һәм әвәләп ясалган бизәкләрне алыштырганнар.
Торак йортларны
капиталь ремонтлау программасын исәпкә алып, шәһәрдә барлыгы 87 бинаның фасадлары яңартылган.
Исегезгә төшерәбез, саммит алдыннан шәһәрдә сигез җәмәгать киңлеге
төзекләндерелде , 5,5 км инженерлык челтәре
алыштырылды , 29 урам участогы
яңартылды һәм башка эшләр башкарылды.