Шәһәрлеләрне мохтаҗ кешеләрне яки социаль учреждениеләр китапханәләрен басма матбугатка яздырырга чакыралар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче май). 21-нче майда казанлыларны балаларны яклау көненә багышланган «Игелек агачы» хәйрия акциясендә катнашырга чакыралар.
Теләгән һәркем Россия Почтасы каталогыннан мохтаҗ кешеләрне яки социаль учреждениеләр (балалар йортлары, мәктәпләр, балалар бакчалары) китапханәләрен басма матбугатка яздыра ала .
Акциягә 21-нче майда 11.00 сәгатьтә Кремль ур., 8 адресы буенча кушылырга мөмкин булачак, дип хәбәр итә Россия Почтасы матбугат хезмәте.