27 сентябрьдә мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Бәйрәм уңаеннан шәһәрнең төп урамнарында һәм магистральләрендә Казан балалар бакчаларының иң яхшы тәрбиячеләре һәм хезмәткәрләре фотолары төшерелгән билбордлар пәйда булачак. Мондый акция гадәттәгечә укытучылар көненә дә уздырылачак. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Башкарма комитетта шәһәр мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов хәбәр итте.
Укытучыларны шәһәр халкы һәм кунаклары Бауман урамында котлау хатлары җибәреп котлый алачак. Узган ел акция беренче тапкыр мэрия һәм «Россия Почтасы» ярдәмендә узды. Теләге булган һәркем котлау хатларына җылы сүзләр язды, соңыннан аларны укытучыларга җиткерде.
Рәхмәт белдерүнең тагын бер мөмкинлеге – #спасибоучитель акциясендә катнашу. Моның өчен социаль челтәрләрдә укытучылар һәм котлаулар белән фотосурәтләр урнаштырырга, #спасибоучитель һәм #казанскоеобразование хештегларын ике телдә билгеләп үтәргә кирәк.