Катнашу өчен туган телдә шигырьләр укырга һәм видеоязманы социаль челтәргә чыгарырга кирәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче апрель). Казанлылар «Таныш рифмалар» шигъри флешмобына кушыла ала, ул Татарстанда Туган тел көне алдыннан старт ала. Исегезгә төшерәбез, республикада бу бәйрәм 26-нчы апрельдә, бөек татар шагыйре һәм язучысы Габдулла Тукайның туган көнендә билгеләп үтелә.
Һәр кеше туган теленең матурлыгы белән горурлануын яраткан шагыйрьләренең шигырьләре аша белдерә алачак. Флешмобта катнашу өчен видеода туган телдә - татар, рус, мари, үзбәк, удмурт, чуваш, башкорт һәм башка телләрдә - шигырьләр укырга кирәк. Социаль челтәрләрдә видеоны #РодныеРифмы һәм #ТанышРифмалар хештеглары белән урнаштырырга кирәк, дип хәбәр иттеләр «Татмедиа» республика агентлыгында.