Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
30.09.2021, 11:22

Өлкәннәр көне алдыннан казанлылар газета һәм журналларны бүләк итеп яздыра ала

2021 елның беренче һәм икенче ярты еллыгына язылу кампанияләре чорында почта хезмәткәрләре 7,5 меңгә якын хәйрия подпискасы кабул иткән.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы сентябрь). Өлкәннәр көне алдыннан казанлылар популяр газета-журналларны бүләк итеп яздыра ала. «Игелек агачы» хәйрия акциясе кысаларында өлкән яшьтәге туганнары, предприятие ветераннары, социаль учреждениеләр – картлар йортлары, ветераннар өчен госпитальләр, социаль-тернәкләндерү үзәкләре адресына язылу рәсмиләштерелә. Өлкәннәргә бүләкне шәхси затлар да, оешмалар да ясый ала.

Язылу онлайн рәвештә «Россия почтасы» сайтында рәсмиләштерелә, төбәкне сайларга, исем-фамилиясен, әтисенең исемен һәм алучының яки учреждениенең адресын күрсәтергә, исемлектән матбугат басмасын сайларга һәм язылу өчен түләргә кирәк. Шулай ук акциядә катнашучылар хәйрия подпискасын почта бүлекчәсендә яки хат ташучылар ярдәмендә рәсмиләштерә алалар. Почта бүлекчәләре хезмәткәрләре билгеләп үткәнчә, өлкән яшьтәге кешеләр еш кына төбәк матбугатына өстенлек бирә. Тематик басмалар арасында сәламәтлек, бакчачылык һәм яшелчәчелек, йорт хуҗалыгы һәм аш-су турындагы басмалар аеруча популяр.

«Игелек агачы» акциясе республикада инде алтынчы ел үткәрелә һәм татарстанлылар арасында киң колач ала. Бу вакыт эчендә аңа йөзләгән битараф булмаган кешеләр, дистәләрчә предприятие һәм оешмалар кушылды, алар балалар йортларында тәрбияләнүчеләргә, ялгыз өлкәннәргә һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә 40 меңгә якын язылу бүләк иттеләр.

2021 елның беренче һәм икенче яртыеллыгына язылу кампанияләре вакытында Татарстан почтачылары 7,5 мең хәйрия подпискасы кабул итте. Хәзерге вакытта аны 2022 елның беренче яртысына рәсмиләштерергә мөмкин, дип хәбәр итә «Татарстан почтасы» федераль почта элемтәсе идарәсе матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар