Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.11.2019, 13:19

Әниләр көне алдыннан Казанның җиде гаиләсе ана капиталына сертификатлар алды

Быел ана капиталын 14762 гаилә алган.

(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче ноябрь, Алена Мирошниченко). Бүген «Казан» гаилә үзәгендә ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасы узды. Әниләр көне алдыннан Казанның җиде гаиләсе – Лилия Кәримова, Нурфия Камалетдинова, Регина Салихова, Зәлинә Диярова, Виолетта Рассохина, шулай ук быел игезәк балалар тапкан Рәсимә Кашимова һәм Ләйсән Яхина – сертификатларны тантаналы шартларда алдылар.

Исегезгә төшерәбез, 2007 елдан ана (гаилә) капиталын алу хокукына икенче, өченче яки аннан соңгы балалары туган гаиләләр ия. Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге идарәчесе урынбасары Асия Вәлиуллина билгеләп үткәнчә, бу акчаларны торак шартларын яхшыртуга, балаларны укытуга, әниләрнең пенсияләренең тупланма өлешенә, ай саен кулланыла торган түләүләргә тотарга мөмкин.

Күп гаиләләр өчен ана капиталы – ул үз торагын сатып алу яки булганнарын киңәйтү өчен яхшы ярдәм. Әйтик, Рәсимә Кашимова белән аның ире якындагы 3 елда яңа өч бүлмәле фатир сатып алырга җыена. «Без ана капиталын торак мәйданын киңәйтү өчен файдаланырга телибез – хәзер бездә өч бала», - дип планнары турында сөйләде Рафил Кашимов.

Быел Казанда барлыгы 5631 гаилә ана капиталын алды. Агымдагы елның 10 аенда шәһәрдә 16410 бала тууы теркәлгән: 7241 гаиләдә беренче бала туган, 6465 гаиләдә икенче бала дөньяга килгән, 2118 гаиләдә – өченче бала, 586 гаиләдә – дүртенче бала.

Гаилә капиталына 453 мең сум күләмендә сертификатлар тапшыру тантанасы бөтен республика буенча уза. Бәйрәм алдыннан аларны 356 гаилә алачак. Быел ана капиталын 14762 гаилә алган.

Тантаналы чарада Казанның Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Римма Миңнуллина, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы урынбасары Ренат Әхмәтҗанов, Казан шәһәре Думасы депутаты Евгений Чекашов катнашты.

Фоторепортаж
Әниләр көне алдыннан Казанның җиде гаиләсе ана капиталына сертификатлар алды, 21.11.2019
Барлык яңалыклар