Шәһәр һәм Республика көнен бәйрәм итү алдыннан Казанда юлларның аерым участокларында транспорт хәрәкәтен этаплап чикли башлаячаклар.
22 Август 23:00 тән 2 сентябрь 23:00 гә кадәр вакыты-вакыты белән түбәндәге юлларны чикләячәкләр:
Үзәк стадионның парковка зонасы;
Көнчыгыш трибуна ягыннан Үзәк стадионның парковкасын;
Әсгать Галимҗанов скверы янындагы юлны.
27 август 23:00 тән 28 Август 5:00 сәгатькә кадәр кирәк булганда Меңьеллык мәйданы тирәсендә Ташаяк урамыннан Батурин урамына кадәр хәрәкәт чикләнәчәк. Бу чикләүләр җәмәгать транспорты маршрутларына кагылмый.
28 Август 23:00 тән 29 август 5:00 сәгатькә кадәр кирәк булганда Ташаяк урамыннан Батурин урамына кадәр Меңьеллык мәйданын ябачаклар. Бу чикләүләр җәмәгать транспорты маршрутларына кагылмый.
29 августта 21:00 сәгатьтән 31 августта 5:00 сәгатькә кадәр вакыты-вакыты белән түбәндәге участокларны ябачаклар:
Меңьеллык мәйданы (Ташаяк урамыннан Батурин урамына кадәр);
Сул Болак урамы (Чернышевский урамыннан Меңьеллык мәйданына кадәр);
Уң Болак урамы (Чернышевский урамыннан Меңьеллык мәйданына кадәр);
Ташаяк урамы (Мәскәү урамыннан Уң Болак урамына кадәр);
Профсоюз урамы (Чернышевский урамыннан Бауман урамына кадәр);
Бауман урамы (Профсоюз урамыннан алып Кремль яр буена кадәр);
Беренче Май мәйданыннан Бауман урамына кадәр төшү юлы;
цирк белән стадион арасындагы юлны ябачаклар.
31 август 23:00 тән 1 Сентябрь 5:00 сәгатькә кадәр вакыты-вакыты белән Меңьеллык мәйданында (Ташаяк урамыннан Батурин урамына кадәр) хәрәкәт чикләнәчәк.
24 августта 00:00 сәгатьтән 30 августка кадәр кирәк булган вакытта түбәндәге участоклар ябылачак:
С.Хәким урамы (Декабристлар урамыннан Әпсәләмов урамына кадәр);
«Казан» Гаилә үзәге янындагы парковка зонасы.
23 август 22:00 дән 31 август 11:00 сәгатькә кадәр вакыты-вакыты белән түбәндәге юлларда хәрәкәт чикләнәчәк:
Ш.Мәрҗани урамы (Татарстан урамыннан Ф.Кәрим урамына кадәр);
К.Насыйри урамы (Татарстан урамыннан Ф.Кәрим урамына кадәр);
З.Солтан урамы (Г.Тукай урамыннан К.Насыйри урамына кадәр).
30 августның 7:00 дән 31 августның 18:00 сәгатькә кадәр , шәһәр җәмәгать транспорты маршрутларыннан тыш, түбәндәге участокларда транспорт хәрәкәте чикләнәчәк:
Батурин урамы (Большая Красная урамыннан алып Кремль яр буена кадәр ике юнәлештә);
Меңьеллык мәйданыннан Батурин урамына төшү юлы.
22 августта 7:00 дән 31 августта 18:00 гә кадәр Кремль урамы (Чернышевский урамы белән кисешүдән Беренче Май мәйданына кадәр), шулай ук Беренче Май мәйданыннан Астрономия урамына кадәр, шул исәптән Ивановский төшү юлы ябылачак.