8 Март алдыннан Татарстан мәктәпләрендә шалтыратуларны хатын-кызларга багышланган җырларга алмаштырдылар
8 Март бәйрәме уңаеннан Татарстан мәгариф учреждениеләрендә кыңгырауларны хатын-кызларга багышланган җырларга алмаштырдылар. Бу хакта ТР Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Музыкаль композицияләр арасында «Песенка мамонтенка», «Мама – первое слово», «Из чего же...», «Наши мамы», «Дарите женщинам цветы», «Солнечный круг» һәм башкалар яңгырый. Әсәрләрдән өзекләр белән сылтама буенча танышырга була.

Россия Мәгариф министрлыгы шулай ук 8 Мартка хор һәм җыр төркемнәренең Бөтенроссия конкурсы финалистларының җыелма хоры катнашында видеокотлау әзерләде.

«Кыңгыраулар урынына музыка» проекты Россия мәктәпләрендә 2024 елның ноябрендә эшли башлады. Аны РФ Мәгариф министрлыгы Бөтенроссия сәнгать иҗатын һәм гуманитар технологияләрне үстерү үзәге белән берлектә гамәлгә ашыра.

2025-03-04T14:37:00+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.