Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
11.01.2021, 14:04

Бәйрәмнәрдә ашыгыч ярдәм 11,5 мең чакыру үтәде - бу узган ел белән чагыштырганда 1,6 меңгә кимрәк

Казанда һәр көнне уртача 1159 чакыру үтәлде.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче гыйнвар, Ксения Швецова). Яңа ел бәйрәмнәрендә Казан медицина учреждениеләрендә медицина бригадаларының тәүлек буе кизү торулары оештырылды, барлык «ашыгыч ярдәм» көчәйтелгән график буенча эшләде, авыруларга тәүлек буе махсуслаштырылган ярдәм күрсәтелде. Стационарларда авырулар күпләп килгән очраклар өчен өстәмә ятаклар әзерләгәннәр. Әмма, узган ел белән чагыштырганда, ашыгыч ярдәмне чакырулар саны 1,6 меңгә кимеде, дип хәбәр итте бүген эшлекле дүшәмбедә ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары - ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков.

Ашыгыч ярдәм күрсәтә торган медицина оешмаларында җитәкче составтан җаваплы кизү торучылар билгеләнде. Стационарларда бәйрәм ялларында ятак фондының 10%-ын әзерләгәннәр, ә поликлиникаларда «тар» белгечлекләргә караган табибларның өстәмә кабул итүләре, рентгенология кабинетлары һәм лабораторияләр эше оештырылган, дип билгеләп үтте В.Жаворонков.

«Амбулатория һәм стационар махсус медицина ярдәме күрсәтү тәүлек буе оештырылды, дарулар запасы булдырылды, бигрәк тә кизү торучы клиникаларда һәм травматология пунктларында», - дип хәбәр итте спикер.

Ашыгыч медицина ярдәме станциясендә тәүлек буе 80 күчмә бригада эшләде. Моннан тыш, аларны көчәйтү очрагына поликлиникаларның һәм стационарларның табиб-шәфкать туташлары әзерлек узды.

Шәһәрнең медицина оешмалары тарафыннан, ашыгыч ярдәмне дә кертеп, 31-нче декабрьдән 9-нчы гыйнварга кадәр 35 мең 994 мөрәҗәгать буенча хезмәт күрсәтелде. Шул исәптән 13 мең 603 пациентны поликлиникаларда кабул иткәннәр, 10 мең 439 авыруга поликлиника хезмәткәрләре өйләренә барып хезмәт күрсәткән. Ашыгыч медицина ярдәме бригадалары 11 мең 952 чакыру үтәде. «Шунысы куанычлы, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 1656 чакыруга азрак», - дип билгеләп үтте В.Жаворонков.

Җәмәгать урыннарына ашыгыч ярдәм 1361 тапкыр чыккан. Юл-транспорт һәлакәтләренә табибларны 42 тапкыр чакыртканнар, аларда 40 кеше зыян күргән. 21 зыян күрүче госпитализацияләнгән, үлем очраклары теркәлмәгән. Бригадалар янгыннарга 27 тапкыр чыккан, аларда 9 кеше зыян күргән, берсе һәлак булган.

Шулай ук табиблар туңу билгеләре булган 48 пациентка, өшү билгеләре булган 8 пациентка ярдәм иткән. Стационарларга 48 кеше китерелгән.

Тагын дүрт казанлы, аларның өчесе хастаханәгә озатылган, пиротехник эшләнмәләр кулланганда җәрәхәтләр алган.

Травматология пунктларында барлыгы 4 мең 253 кеше ярдәм алды, шулардан стационар дәвалануга 485 кеше җибәрелде, дип хәбәр итте В.Жаворонков.

Медицина белән тәэмин итү барлык шәһәр чараларында - мәдәни һәм спорт чараларында - оештырылды. Бәйрәм чараларына 6 ашыгыч ярдәм бригадасы бирелде, шәһәрлеләрдән аларга бер мөрәҗәгать килде.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 11.01.2021
Видеорепортаж
11.01.2021 12:34
Казанда Яңа ел бәйрәмнәре хәвеф-хәтәрсез узды
Барлык яңалыклар