7 нче мартта эш көне 1 сәгатькә кыскартылачак.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 3 нче март). Бәйрәмнәр белән бәйле рәвештә КФҮ бүлекләренең Татарстанда эш графигы үзгәрәчәк. 7 нче мартта барлык офисларда эш көне 1 сәгатькә кыскартылачак.
7 нче мартта Казанда Зареченский, Гагарин, Южный, Совет, Мәскәү, Дәрвишләр, Юдино, Авиатөзелеш бүлекләре – 8:00 дән 16:00 гә кадәр, Идел буе, Кулагин, Вахитов, «Салават Күпере» торак комплексы бүлекләре 11:00 дән 19:00 гә кадәр эшләячәк, дип хәбәр ителә «Минем документлар» сайтында.
8 нче март – ял көне, бүлекләр килүчеләрне кабул итмәячәк.