В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
8-нче март, тәүлек буе эшли торган бүлекләрдән тыш, барлык бүлекләр өчен ял көне булачак.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче март). Бәйрәм көннәрендә Казанда почта бүлекчәләре эш графигын үзгәртәчәк. 8-нче март, тәүлек буе эшли торган бүлекләрдән тыш, барлык бүлекләр өчен ял көне булачак, ә 7-нче мартта бөтен ил буйлап бүлекләр бер сәгатькә иртәрәк ябылачак.
Почта эш графигын төгәлләштерергә яки картада якындагы ачык бүлекне pochta.ru сайтында табарга мөмкин, дип хәбәр итә Татарстан почтасы федераль почта элемтәсе идарәсе матбугат хезмәте.