31 декабрь һәм 1, 2, 5, 6 һәм 7 гыйнвар барлык бүлекчәләр өчен дә ял көннәре булачак
Казанда Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәләренең эш режимы Яңа ел каникулларында үзгәрәчәк.
Техник күзәтчелек һәм автомототранспорт чараларын теркәү бүлекләрендә 29, 30 һәм 31 декабрь, шулай ук 1, 2, 5, 6, 7 һәм 8 гыйнвар ял көннәре булачак. Килүчеләрне гадәти график буенча 3 һәм 4 гыйнварда кабул итәчәкләр. Бүлекләр түбәндәге адреслар буенча урнашкан: Оренбург тракты, 5; Тэцевская ур., 5.
Автомототранспорт чараларын теркәү пункты 29 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр күпфункцияле үзәкнең барлык филиалларында халыкны кабул итми.
2 нче бүлекчә (Тэцевская ур., 5) һәм «ТТС» (Декабристлар ур., 81в; Җиңү пр., 194) һәм «Кан-Авто» (Себер тракты, 48; Оренбург тракты, 209б) автосалоннарында урнашкан автомототранспорт чараларын теркәү пунктлары 29, 31 декабрьдә, 1, 2, 4, 5, 6 һәм 7 гыйнварда килүчеләрне кабул итмиләр.
Юл-транспорт һәлакәте буенча мәсьәләләр 30 декабрьдә, шулай ук 3 һәм 8 гыйнварда 9:00 дән 11:30 га кадәр каралачак. Беркетмәләр бу көннәрдә 12:00 дән 13:30 га кадәр рәсмиләштерелә.
Имтихан бүлеге (Модель ур., 10) 3 һәм 4 гыйнварда стандарт режимда эшләвен дәвам итәчәк. 30 декабрьдән 2 гыйнварга кадәр, шулай ук 5 гыйнвардан 8 гыйнварга кадәр ял көннәре, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе ЮХИДИ идарәсе матбугат хезмәте.
Дәүләт автоинспекциясе искәртә: бүлекчәләргә килгәндә вакытны экономияләү өчен, үз визитыңны алдан ук планлаштырырга мөмкин. Моның өчен алдан дәүләт хезмәтләре порталында язылырга кирәк.