В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
5 нче март шимбә көнне транспорт эш көне графигы буенча йөриячәк.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 22 нче февраль). 23 нче февраль һәм 6 нчы марттан 8 нче мартка кадәр булачак бәйрәмнәрдә Казанның җәмәгать транспорты ял көне графигы буенча, (ягъни хәрәкәт интервалы арттырылу белән), ә 5 нче мартта эш көне графигы буенча эшләячәк.
«Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, метрополитен бәйрәм көннәрендә пассажирларга 6:00 дән төнге 0:00 гә кадәр хезмәт күрсәтәчәк, ә поездларның хәрәкәт интерваллары 6:00 дән 23:00 гә кадәр 9 минут 15 секунд, ә 23:00 дән 0:00 гә кадәр 13 минут 53 секунд тәшкил итәчәк.
Казанлылар һәм башкала кунаклары җәмәгать транспорты эше буенча барлык сораулар белән Казан Башкарма комитетының Транспорт буенча комитетының кайнар линия телефонына (+7 (843)275-30-50) мөрәҗәгать итә алалар.