Җиңү Көнендә медицина хезмәте шәһәрнең барлык бәйрәм мәйданчыкларында оештырылачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы май, Алинә Бережная). Бөек Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итү көнендә бәйрәм мәйданчыкларында медицина ярдәме тәэмин ителешен оештыру турында бүген эшлекле дүшәмбе вакытында ТР сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Илнур Хәлфиев сөйләде. Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм анда катнашучыларны барлык чараларга медицина хезмәткәрләре озата барачак.
Халфиев хәбәр иткәнчә, массакүләм бәйрәм чаралары вакытында шәһәрдә Шәһәр ашыгыч медицина ярдәме станциясе бригадалары һәм мобиль медицина пунктлары белән медицина тәэмин ителеше оештырылачак.
9-нчы майда Арча һәм Архангельск зираты территориясендә хәрби дан таҗлары һәм гирляндалары салу өчен 7.00 сәгатьтән берәр ашыгыч ярдәм бригадасы эшләячәк. Бәйрәм чараларында 8.00 сәгатьтән 23.00 сәгатькә кадәр Җиңү паркында 2 ашыгыч ярдәм бригадасы һәм 2 мобиль медпункт кизү торачак. Меңьеллык мәйданында 8.00 сәгатьтән 6 ашыгыч ярдәм бригадасы һәм 2 мобиль табиб медпункты эшләячәк. «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында 11сәгатьтән 1 ашыгыч ярдәм бригадасы оештырылачак. «Казан Арена» стадионында 18.00 сәгатьтән 23.00 сәгатькә кадәр 2 ашыгыч ярдәм бригадасы кизү торачак.
«Үлемсез полк» тантаналы акциясендә катнашучыларны 6 ашыгыч ярдәм бригадасы һәм 6 медицина пункты озатып барачак. Ә бәйрәм салюты үткәреләчәк районда 1 ашыгыч ярдәм бригадасы эшләячәк.
Шәһәрнең амбулатор-поликлиника учреждениеләре эшенә килгәндә, өлкәннәр өчен поликлиникалар 9, 10-нчы майда пациентларны 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр, 11-нче майда 8.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр, 12-нче майда 9.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр кабул итәчәк.
Хатын-кызлар консультацияләрендә кабул итү 11-нче майда 8.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр барачак.
Казанда йөкле хатыннарның перинаталь диагностика үзәкләре (Серов ур., 15 һәм Сибгат Хәким ур., 43) 11-нче майда 8.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.
9-нчы һәм 12-нче майда 9.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр Казанның балалар сырхауханәләрендә табиб-педиатрлар кабул итәчәк. 10, 11-нче майда балалар поликлиникалары 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр эшли, өйгә чакырулар 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр кабул ителә.
10-нчы майда балалар поликлиникаларының эше көчәйтелгән режимда оештырылачак. Мәсәлән, педиатрия бригадалары, ЛОР, хирург, невролог, офтальмолог, рентгенология кабинеты, лаборатория 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.
Шәһәрнең барлык балалары өчен ТР Сәламәтлекне саклау министрлыгының «3-нче номерлы Азино балалар поликлиникасы» Балалар республика хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесендә (Бигичев ур., 20) һәм «1-нче номерлы балалар шәһәр хастаханәсе» балалар травмпункты дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесендә (Декабристлар ур., 125а) (Декабристлар ур., 125а) 11-нче майда 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр ярдәм күрсәтеләчәк.